Бәетләр халкымның күңел байлыгы

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:

Хезмәтемнең максаты:

1. Халкыбызның бәһасез мирасын югалтмыйча, шул мираска таянып, милләтемнең үткәнен, әдәбиятын, мәдәниятын үстерү һәм саклау.

2. Үзебезнең җирлектә иҗат ителгән халык авыз иҗаты әсәрләрен җыйнау, туплау һәм эзләнү эшчәнлегенә өйрәнү.

Бурычлар:

җирле халык авыз иҗаты белән танышу, эзләнү эшчәнлеге алып бару;

җирле халык авыз иҗатының туу-формалашуын, бүгенге көндә яшәешен, поэтик үзенчәлекләрен, төрләрен өйрәнү, халыктан җыйнап туплау;

халыкның тарихын, аның тормышында булган зур һәм катлаулы вакыйгаларны реаль җирлектә, халык идеаллары нигезендә яктырта белгән халык авыз иҗаты әсәрләренең кирәклеген дәлилләү;

халыкның тормышын яктырту ягыннан әһәмиятле һәм тирән эчтәлекле халык авыз иҗаты әсәрләрен- нән файдалана белергә өйрәнү.

Бәетләрне өйрәнү тарихыннан

1854 ел. Н.Берг “Төрле халыклар җыры” җыентыгы . (“Рус-француз сугышы бәете”)

1881 ел. Каюм Насыйри “ Казан”, ”Шахгали бәете”, 1884 ел “ Фәвәкиһел – җөласә” исемле хезмәте чыга, сатирик бәетләр урнаштырыла.

XIX йөзнең 70 еллары. Габор Балинт “Халык авыз җәүһәрләре” “ Фатыйманың үлүе”, “Гали бәете».

1893-1894 ел. Рус галиме С.Г.Рыбаков Казан халкының фольклорын өйрәнә.

XIX йөз ахыры – XX йөз башы. Хуҗа Бәдигый “ Бәетләр” җыентыгы. “Сак-Сок”, “ Хан кызы”, “ Казан бәете”.

Бәетләр – татар халык авыз иҗатына хас һәм язма әдәбиятка, аның балладалар төренә бик якын торган үзенчәлекле жанрларының берсе.

Күршем Исмагыйлева Тәскирә апа үзе генә баласын һәм әнисен тәрбияләп, улын олы тормыш юлына, әнисен озак еллар кадер-хөрмәттә тотып, соңгы юлга озатты.

Халкыбыз зәвыгының яшәүгә омтылыш идеалын гамәлгә ашыруда бәетләр кешенең чиксез хыялы белән якты дөнья тормышын данлый, аңа гимн булып яңгырый.

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 2.17 Mb
Количество скачиваний: 48
Просмотров: 155

Похожие материалы