«Г.Тукай - бөек шагыйрь»

Предмет: Другое
Категория материала: Презентации
Автор:

Сезнең игътибарыгызга Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентациятәкъдим ителә.

Дәрес материалын 1- 5 сыйныфта класстан тыш уку дәресендә яки бәйләнешле сөйләм үстерү дәресендә, дәрестән тыш чаралар үткәргәндә кулланырга мөмкин.

IV сыйныфта Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә 2 сәгать вакыт бирелә. Алдагы татар теле дәресендә укучылар белән түбәндәге лексик берәмлекләр өйрәнелә: шагыйрь, мәдрәсә, хәлфә һ.б. сүзләр.

Укучылар әлеге сүзләрне файдаланып сүзтезмә, җөмләләр төзи һәм дәфтәрләргә язып куя. Кыска диалоглар төзү юлы белән дә өйрәнелгән берәмлекләрне сөйләмдә куллануга күнегү үткәрелә.

Мәсәлән, Диалог үрнәге:

- Илдар, беләсеңме, Г.Тукай кем булган?

- Алсу, син Г.Тукай музеенда булдыңмы?

- Марат, синдә Г.Тукайның шигырьләр җыентыгы бармы?

Шул рәвешле әзерлек эше үткәрелгәннән соң, чираттагы ике әдәбият дәресендә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты өйрәнелә.

1нче дәрестә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелә; шулай ук Г.Тукай турындагы белемнәрне ныгыту, укучыларның күзаллауларын киңәйтү, укучыларның белем дәрәҗәсен сынау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм шагыйрь иҗатына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту, татар халкының бөек улларына хөрмәт хисе тәрбияләү максат итеп куела. Алдагы дәрестә өйрәнелгән яңа сүзләрне язма һәм телдән сөйләмдә куллануга күнегүләр үткәрелә.

Тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләшкәндә, рус һәм башка халыкларның алдынгы вәкилләре, сәнгать һәм фән эшлеклеләренең аңа биргән бәясен, алар иҗат иткән сәнгать әсәрләрен уку кирәк.

М.Казаковның “Үксез бала” рәсеме белән танышу югарыда искә алынган дәресләрдә урынлы була.

Аудио- һәм видеоязмалар файдалану дәресне җанлы һәм кызыклы үткәрергә мөмкинлек бирә.

Физкультминут вакытында “Аю – бүре” уены сөйләп-уйнап күрсәтелә.

Г.Тукайның портреты, Г.Тукай җыентыклары, дәрескә презентация, “Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты” дискы, шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә белән җиһазландыру дәресне җанлы һәм файдалы итеп уздыруда ярдәм итә, рус балаларының да татар телен өйрәнүгә омтылышын көчәйтә.

Дәрес ахырында Г.Тукай китапларыннан күргәзмә, тормышы белән бәйләнешле материалар карала.

Әзерләнеп килгән укучылар рус телендә шагыйрьнең шигырьләрен сөйли.

Максатым – башка милләт баласының күз алдына татар милләтеннән булган мәртәбәле шәхесне, аның образын китереп бастыру тора.

Мөмкинлек булганда, әлеге шәхес яшәгән, иҗат иткән урынга яки аның музеена экскурсияләр уздыру да укучыга белем һәм тәрбия бирү ягыннан әһәмияткә ия.

Дәрес “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамлана. Тырышлык куеп, методик яктан дөрес уздырылган әдәбият дәресләре укучыларда олуг шәхесләребезгә,телебезгә хөрмәт хисе тәрбияләүдә, һичшиксез, зур әһәмияткә ия булып тора.

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 1.73 Mb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 88

Похожие материалы