Автор презентации: Газизова Дилара Фидаэловна
Дәреснең темасы: Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең берлек санда зат-сан белән төрләнүе. Максат: 1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчаларын ныгыту; 2. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне язма һәм сөйләмдә куллану; 3. Спорт белән шөгыльләнүнең әһәмиятенә басым ясау, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү. Бурычлар: 1) укучыларның сөйләм телен камилләштерү, сөйләмдә авазларның дөрес әйтелешен булдыру; 2) иҗади эзләнү, проблема чишү алымнары белән эшләргә өйрәтү; 3) бирелгән структурага нигезләнеп фигыль формаларын дөрес куллану; Җиһазлау: мультимедиа проекторы, презентация слайдлары, ребуслар, рәсемнәр, карточкалар Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм кабатлау, яңа теманы аңлату. Методлар һәм алымнар. Әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш.