Презентация на тему «Балык Бистәм- туган ягым»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:

Балык Бистәм- туган ягым Йөрәгем син дип дәшә. Җырласам да, еласам да Йөртәм сине янәшә. Вазыйх Фатыйхов Туган як, туган туфрак... Һәркемгә дә кадерле алар. Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен яшәү көче һәм дәрт бирүче чыганак булып торган. Җир йөзендә һәр кеше үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын аеруча яхшы белергә тиеш. Балык Бистәсе төбәге - хисапсыз талантлар ягы. Шагыйрьләребез Р.Фәйзуллин, Р.Әхмәтҗанов, К.Сибгатуллин исемнәре поэзия сөючеләргә таныш.

Кемнәр генә гаҗәеп повестьлар авторы В.Нуруллин, Ә.Гадел иҗатларына гашыйк түгел икән. Театр артистлары Р.Шәрәфиев, Х.Җәләлов, Р. Хәйретдинова иҗатларына сокланмый мөмкинмени?

Яшь каләм осталарыннан - Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, Гөлнур Әхмәдуллина, Дания Галәми, Нурулла Гариф. Җырчыларыбыз, композиторларыбыз, журналистларыбыз, тагын бик күп талантларыбыз белән без горурланабыз. Төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләр иҗатын өйрәнүне татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән, сыйныфтан тыш чаралардан, әдәби түгәрәк эшчәнлекләреннән башка күз алдына да китереп булмый.

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 6.04 Mb
Количество скачиваний: 14
Просмотров: 127

Похожие материалы