Презентация на урок Мәҗит Гафуриның» Гөлләр бакчасында», шигыре

Предмет: Другое
Категория материала: Презентации
Автор:

Дәрескә аннотация. Дәреснең темасы: Мәҗит Гафуриның “ Гөлләр бакчасында” шигыре. Программада Мәҗит Гафуриның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә 3 сәгать вакыт бирелгән. Дәрес 5 нче сыйныфта үткәрелде. Дәрестә кулланган ысуллар һәм алымнар дәрескә куелган максатка ирешү юлында файдаланды. Дәреснең максаты өч төрле: 1. Коммуникатив: укучылар эзләнеп тапкан нәтиҗәләргә таянып эш итү. 2. Фәнни: шигырьдәге тел-сурәтләү чаралары тикшерү. 3. Тәрбияви: укучыларга экологик тәрбия бирү, табигатьнең гүзәллеген, чәчәкләр матурлыгын төшендерү, хезмәт халкына мәхәббәт тәрбияләргә омтылу. Башта укучылар Мәҗит Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест эшләделәр. Яңа теманың максаты аңлатылды, сүзлек өстендә эш үткәрелде. Укучылар сәнгатьле итеп шигырьне укыдылар, сорауларга җавап бирделәр. Шигырьдәге тел-сурәтләү чаралары тикшерелде. Дәрескә нәтиҗә ясалды, укучыларга табигатьне яратырга һәм сакларга кирәклеге аңлатылды. Укучыларда экологик яктан тәрбия бирүгә зур игътибар бирелде. Шулай ук сөйләм культурасын, уку техникасын камилләштерү максаты да куелды. Укучыларның активлыгын үстерү, үзләре язган эшләрне кычкырып уку, аларда киләчәктә лидерлык сыйфатлары да тәрбияли дип саныйм. Укучылар үзләре интернет челтәренә кереп, материаллар таптылар һәм шуны иптәшләренә җиткерделәр. Бу киләчәктә үзеңә кирәкле материалны таба белү, аны куллана алу һәм башкаларга җиткерү, информацион технологияләрдән файдалана алуларын күрсәтте. Интернет, компьютер, мультимедиа куллану бер яктан дәресне кызыклы итсә, икенче яктан вакытны экономияләүгә китерә. Мультимедияле презентация – дәрес материалын күзаллауның иң отышлы формасы. Бу дәресне алып бару өчен бик мөһим иде. Укучылар үз фикерләрен төгәл, ачык әйттеләр, югалып калмадылар. Һәр эштән соң кеше үзенә тиешле бәяне алырга тиеш. Укучылар исә дәрестә катнашканнары өчен билгеләр алдылар. Өй эше дәреснең дәвамы булып тора.

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 4.3 Mb
Количество скачиваний: 7
Просмотров: 97

Похожие материалы