Дәрестә презентацияләрне куллануны мин бик отышлы дип саныйм.
Әдәбият дәресләренә презентацияләр төзеп, кулланырга торышам. Бөек балалар язучыбыз Ш.Галиев иҗатына да презентация төзедем. Бу презентациямне сезгә дә тәкъдим итәсем килә.
Мәсәлән: Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы һидиятуллин)
- 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа.
- 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм туган колхозында эшли башлый.
- 1945—1953 елларда ул хисап эшләрендә, район газетасында эшли, 1950 елда КПСС сафларына керә.
- 1953 елдан алып ул «Чаян» журналы редакциясендә эшли. 1956 елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый.
- 1959—1961 елларда Мәскәүда СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Әдип 1958 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә.
- 1961 —1971 елларда ул — профессиональ язучы, ә 1984 елга кадәр — Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире.
Обязательно поделитесь с друзьями:
Скачать
Размер презентации: 476.45 Kb