Презентация урока татарского языка для учащихся 2-х классов

Предмет: Другое
Категория материала: Презентации
Автор:

Презентация посвящена изучению правильного произношения и  правописания буквы из татарского алфавита`җ для учащихся 2-го класса с правилами правописания.

Бирелгән сүзләрдән җөмлә төзеп укырга:

Җиде, кис, кат, үлчә,бер, кат

 

-Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

-Рус телендә бу мәкальгә охшаган мәкаль бармы?

-Мәкальдән татар телендә генә булган тартык авазлы сүзне табыгыз. (Җиде)

-Беренче авазны бергә әйтәбез. [җ]

-Бу аваз турында нәрсә беләсез?( Тартык, яңгырау тартык)

-Саңгырау пары нинди? (ч)

-Әйдәгез, алфавиттан табабыз.

-Рус телендә мондый аваз бармы?

-Язылышы ягыннан кайсы хәрефкә охшаган? (ж)

 

 

 

 

Җиңел җилләр,

Җиләс җилләр,

Җитез җилләр, исегез!

Шат хәбәрләр китерегез,

Илләр, җирләр кичегез!

Яшел җилләр,

Зәңгәр җилләр,

Гел исегез,

Тынмагыз!

Җырлагыз сез,

Без дә сезнең

Җырыгызны тыңларбыз. 

                     ( Роберт Миңнуллин.)

 Cүзләрне укыгыз, һәм җавап ,бирегез: Җ хәрефе нинди хәрефләр алдыннан язылган? Җиләк            Җитен           Җиде

Җәй                Җәя               Җәймә

Җәүдәт          Җәмилә         Җәлил

 

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 4.28 Mb
Количество скачиваний: 1
Просмотров: 78

Похожие материалы