Презентация урока татарской литературы, посвященного Хасану Туфану.

Предмет: Другое
Категория материала: Презентации
Автор:

Хәсән Туфан истәлекләреннән

Әнисе язу яза белмәсә дә, шигъри җанлы кеше була. Шагыйрь  аның турында болай дип искә ала: «Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгелдер, әлбәтттә, ә үзе шундый үтә нечкә күңелле, үтә шигъри җанлы булгангадыр, тормышның безне чолгап алган ямьсез якларын минем күздән яшерергә, күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә тырышкан булган күрәсең ул. Мине йортка яки бәрәңге бакчасына алып чыга да дөнья  күрсәтеп йөри, кайткан яки киткән кыр казлары, торналар белән генә түгел, куаклар, үсемлекләр, иҗлләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый иде. Йолдызларны танырга, табарга өйрәтә, аларның исемнәрен әкиятләргә кушып сөйли иде. Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йолдызлар да, җилләр дә сөйләшә икән дигән “иман” тудырды ».

“Галия”дә укуның икенче елында Туфан киләчәгендә юнәлеш бирәчәк остазы Галимҗан Ибраһимов белән очраша.

“Бервакыт ул безне дәрестән тыш эш биреп, үзебез теләгән темага инша язып килергә кушты. Мин авылыбызда күргән бер вакыйга рәвешендәге бернәрсә итеп язып китердем. Галимҗан абый аңа “бик яхшы” дигән билге куйган һәм “хикәям” астына “Сездә язучылык сәләте барлыгы чагыла, шул эшкә әзерләнергә кирәк, бәлки язучы була алырсыз” рәвешендәрәк киңәшләрен язган иде”. 

 

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 1.71 Mb
Количество скачиваний: 4
Просмотров: 91

Похожие материалы